| Хөкүмәтнең рәсми порталы | Министрлыклар |
элемтәләр өчен мәгълүмат
Адрес: 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 Телефон: 231-77-31, 221-19-00 Факс: 221-19-99 E-Mail: |
|
|
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры![]() Никифоров Николай Анатолий улыТәрҗемәи хәле1982 елның 24нче июнендә Казанда туган.Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган (1999-2004 еллар). Инглиз телен белә. 2001-2005 елларда - "Казан порталы" компаниясе директоры урынбасары. 2004-2005 елларда – "Заманча Интернет-Технологияләр" ААҖ генераль директоры урынбасары. 2005 елның августыннан бирле – Татарстан Республикасы Премьер-министрының мәгълүмати технологияләр буенча киңәшчесе. 2006-2010 елларда – Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры. 2010 елның 22нче апреленнән бирле – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры. "Мәгълүматны яклау дәүләт системасын ныгыту өчен" медале белән бүләкләнгән. "Коткару хакына хезмәттәшлек өчен" медале белән бүләкләнгән (РФ гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм аларның нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча министрының 2010 елның 19нчы гыйнварында 12-К номерында чыгарылган боерыгы нигезендә). "Казанның 1000-еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнгән (Россия Федерациясе Президентының 2005 елның 30нчы июнендә чыгарылган Указы нигезендә). Өйләнгән. Улы һәм кызы бар. |
|
|
||